Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Баулы районы авылында – «Әниләр һәм бәбиләр»

8 Март бәйрәме уңаеннан, Татар Томбарлысы мәдәният йортының «Тамаша» театр түгәрәгенә йөрүчеләр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен сәхнәләштергәннәр.

"Әниләр һәм бәбиләр" шактый еллар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды. Сәхнәгә менүенә дүрт дистә ел узуга карамастан, ул һаман да актуаль булып кала бирә. Татар Томбарлысы мәдәният йортының "Тамаша" театр түгәрәге дә аны үз репертуарына алган: авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, Халыкара хатын-кызлар көнендә күрсәткәннәр. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр – мәдәният йорты директоры, "Тамаша" театр түгәрәге җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева, рәссам-декоратор, сәхнә бизәүче – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илмира Минәҗева.

"Кыска спектакльләр куйган булсак да, менә шундый озын пьесаларга алыну хыялы бар иде, тик батырчылык итми идек, – дип уртаклашты Айгөл Нәүрүзбаева. – "Театр язы" бәйгесенә әзерләнүне дә күздә тотып, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Әниләр һәм бәбиләр”не куярга булдык".

Пьесада барлык милләт хатын-кызларын берләштергән тема — ана булу бәхете турында сүз бара. Хатын-кызлар бала тудыру йортында ята: 12 бала анасы Гөлфинә, беренче баласын җиде ел көткән Валентина, ана буласы килү хакына ирсез бала тапкан казах кызы Алтынчәч һәм баласын алырга теләмәүче Дилемма. Баласыз хатын образы да бар. Рольләр түгәрәккә йөрүчеләрнең холыкларын күздә тотып бүленгән, һәрберсенә үз роле туры килеп торган.

"Сүзләре дә күп булгач, үземә авыл хатыны Гөлфинә ролен сайладым. Шулкадәрле яраттым мин аны, уйнавы да кыен булмады. Мин үзем, шул героем кебек, сөйләшергә яратам, үзем дә авыл кешесе", – ди Айгөл.

Ул һәр үзешчән артист турында җылы итеп сөйләде, барысының да бик теләп катнашуларын, үз рольләренә кереп китүләрен әйтте.

"Дилемма ролен авыл советы сәркатибе Альбина Идиятуллина уйнады. Ул – үз героеның капма-каршысы, яхшы ана, өч баласы бар. Алтынчәч ролен коллективка күптән түгел генә кушылган Раушания Фәершина  шулкадәр яратып башкарды. Ул Шәмәй авылында яши, репетицияләргә көн аралаш төшеп алдым. Балаларны имезергә кертеп йөрүче Ниночка ролен Рәйсә Миңнегулова башкарды. Мин үземне белә белгәннән бирле, Рәйсә апа сәхнәдә – ул җырлый да", – ди Айгөл.

Баласыз хатын ролен тәрбияче Лилия Абделхакова уйнаган. Сүзләре аз булса да, үзенең героен тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп ачып бирә алган. 

"Лилия шулкадәрле оста уйнады. "Бала кирәк миңа, бала кирәк!" – дип ачыргаланып кычкыруы белән тамашачыларны елатты. Хәтта ир-атларның да елап утыруларын күргәч, таң калдым", – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Айгөл. 

Илмира Минәҗеваның роле (табиб-гинеколог) дә үзенә бик килешеп торган. Ул табиб кебек кырыс та, пациентларга йомшак та була белә. Шуңа күрә бу рольне аңа тапшырганнар.

"Ә менә Валентина ролен китапханәчебез Эльвира Әхмәтҗановага бирдек, чөнки ул шаян да, чытлык та. Ул спектакльне әзерләргә дә бик булышты, музееннан әйберләр бирде. Гомумән, күмәк көч белән алынгач, әзерләнү бик рәхәт булды. Барысына да рәхмәтлемен". 

Әзерләнгәндә Галиәсгар Камал театры артистлары чыгышын да караганнар үзешчән артистлар, тик нәкъ аларча эшләмәгәннәр. 

"Спектакльне әзерли башлауга, ватсапта төркем ачтык. Бөтен эмоцияләрне, әзерлек барышы турында сөйләшеп тордык. Спектакль куяр көн җиткәнче без ул спектакльдә яши башладык", – ди театр түгәрәге җитәкчесе.

Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре башкарган. Алар спектакльгә, зур җаваплылык белән, энәсеннән җебенә кадәр әзерләнгәннәр. Реквизитларны авыл белән бергәләп җыйганнар. Тырышлыклары бушка китмәгән, тамашачылар бик җылы кабул иткәннәр: тәмамлангач, аяк өсте басып алкышлаганнар, сәхнәгә менеп, матур сүзләр әйтеп, бүләкләр тапшырганнар, бу спектакльне башка авылларга да күрсәтергә тәкъдим иткәннәр. Нәҗибә Ихсанованы да уздырасыз, кызлар, дип әйтүчеләр дә булган.

"Беренче зур спектакльне шулай яратып кабул итүләре канатлар куйды, – ди Айгөл Нәүрүзбаева. – Алла боерса, киләчәктә, ир-атларны да кертеп, шундый матур спектакльләр куясы килә. Бәлки, театр түгәрәгенә йөрергә теләк белдерүче ир-егетләр бардыр". 

Томбарлылар "Әниләр һәм бәбиләр" не 17-23 мартта Баулы мәдәният йортында "Театр язы" фестивалендә дә тәкъдим итәчәкләр. Аннары берничә авылда чыгыш ясау нияте дә бар.

Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев