Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы мәдәният хезмәткәре шигырьләр яза

Салих клубында аккомпаниатор булып эшләүче Тәслия Галиева «Баулы-информ»га яңа иҗат җимешен җибәрде һәм аның язылу тарихы белән уртаклашты.

Мәдәният хезмәткәре Тәслия Галиева әйтүенчә, ул кечкенә чагыннан ук шигырьләр ярата. 

"Яшь чакта язмадым, ләкин язасым килә иде", — ди ул. 

Ә менә соңгы елларда Тәслия ханым активлашып китте, "Хезмәткә дан" газетасында шигырьләре басылып тора.

"Илһам кайчак уйламаганда килә, берәр әйберне күрсәң, шуның турында сүзләре уйда барлыкка килә, я булмаса йокларга яткач уйланып ятасың", — дип сөйләде ул.

Шигъри җанлы Тәслия Галиева җыр-моңга да гашыйк. 

"Минем мәрхүм әтием бик матур җырлый иде, аңа охшаганмындыр, үзем дә җырларга яратам, — ди ул.

Тәслия ханым редакциягә яңа иҗат җимешен — "Күршем сыерчыклары" шигырен җибәрде һәм аның язылу тарихы белән дә уртаклашты.

"Күршебез сыерчыклар балаларын очыргач бакыйлыкка күчте. Икенче елны сыерчыклар кабат кайттылар. Башка елдагыдан да ныграк сайраган кебек тоелдылар: юксынганнардыр инде күршебезне, шулар белән сөйләшеп утырыр иде үзе. Шул сыерчыкларны күреп, күңелдә шигъри юллар туды", — ди Тәслия Галиева.

 

Күршем сыерчыклары

 

Парлашып алар кайттылар,

Туган ояларына.

Исән кайттык тагын диеп, 

Туган якларыбызга.

 

Күрче безне, каршы ал син,

Кайттык җылы яклардан.

Канатларны талдырып, 

Илебезне сагынып.

 

Быел да парлап кайтканнар,

Күршем сыерчыклары.

Фьют та фьют сайрыйлар алар

Яраткан кошкайлары.

 

Ояларын да тикшереп

Чыктылар инде күптән.

Тик хуҗа гына күренми,

Каядыр ерак киткән.

 

Һәр ел безне көтте ул,

Сагынып каршы алды.

Үзе киткәч мәңгелеккә,

Өе дә ятим калды.

 

Ишек бикле — йозак элгән,

Тәрәзәләр дә ябык.

Оябызда яшик әле,

Хуҗа барлыгын тоеп.

 

Фото: Тәслия Галиева шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ