Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы китапханәсе акчалата бүләккә лаек булган

Татарстан мәдәният министрлыгы Татарстан республикасы авыл җирлекләрендә эшләп килүче иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк конкурсына нәтиҗә ясаган. Җиңүчеләр арасында Баулы китапханәсе дә бар.

Баулы районы Татар Томбарлысы китапханәсе Татарстан республикасы авыл җирлекләрендә эшләп килүче иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк конкурсында җиңүче дип табылган һәм 100 мең сум күләмендәге грантка лаек булган.

Татар Томбарлысы китапханәсе мөдире Эльвира Әхмәтҗанова “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, грантны китапханәнең мәдәни-техник базасын яхшыртуга юнәлтү күздә тотыла.

Татарстан мәдәният иминистрлыгы бу бәйгене ел саен уздыра. Нәтиҗә ясаганда, мәдәният учреждениеләренең соңгы 3 елдагы эш күрсәткечләре исәпкә алына.

ФОТО: Татар Томбарлы китапханәсенең ВКонтактедагы төркеме https://vk.com/public195302533

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев