Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы китапханәчеләре “Ветераннар – безнең горурлык” акциясендә катнаша

Татар Томбарлысы авыл китапханәсе, ветераннарның үз хезмәтләренә тугрылыгын күрсәтү максатыннан, “Ветераннар – безнең горурлык” район акциясенә кушыла һәм 1963 елдан 1987 елга кадәр Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә китапханәче вазифасын башкарган Наҗия Ильясова хакында бәян итә.

Наҗия Хаҗиәхмәт кызы Ильясова Татар Томбарлысы авылында ишле гаиләдә 9нчы бала булып дөньяга килә. Бик тә тырыш, хезмәт сөючән кыз булып үсә. Алабуга техникумын тәмамлап, яшь кенә килеш, туган авылында китапханәче булып эшли башлый. Тиз арада авыл кешеләре арасында хөрмәткә лаек була. Һәрвакыт көләч йөзе, шат күңеле белән авыл халкын үзенә тартып тора ул. Нинди генә җәмәгать эшләре алып бармый: укучылар белән китап уку, әкиятләр, спектакльләр кую, төрле кичәләр оештыру. Үзенең төп хезмәтеннән тыш, авылда җирле радиотапшыруда төрле программалар алып бара. ”Яктылык” газетасында халыкка соңгы яңалыкларны җиткерүче дә Наҗия апа була. Авылда никахлашу бүлегендә эшләп, күпме яшь парларны кавыштырып, бәхетле итә. Үзе дә шушы авыл егете Наил абыйга кияүгә чыгып, ике ул үстереп, авылда уңган, үрнәк гаилә булып яшиләр.

Наҗия апа Ильясова гомеренең соңгы көненә кадәр үз һөнәренә тугры булып калды, лаеклы ялга чыккач та эшен ташламады. Ул Октябрьский шәһәренең нефть институтында китапханә мөдире булып эшләде. Тик язмыш үзенекен итте, Наҗия апа 56 яшендә, каты авырып, безнең арадан китеп барды. Аның истәлеге булып, бик күп грамоталар, медальләр, күкрәк билгеләре калды. Авыл китапханәсендә Наҗия апа үз куллары белән язган язмалар, ясаган альбомнар әле дә саклана.

Нурлы йөзле Наҗия апаның якты истәлеге безнең күңелләрдә!

Эльвира Әхмәтҗанова

ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ. Наҗия Ильясова – уңда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев