Баулы биючеләре җиңү артыннан җиңү яулый
Мәдәният

Баулы биючеләре җиңү артыннан җиңү яулый

Кызылъяр авылының “Асылташ” хореография коллективы халыкара конкурста тагын призлы урын алган.

Коллектив “Изумрудный дождь” балалар һәм яшьләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында “Хореография. Ансамбль. Халык биюе” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

“Асылташ” җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, конкурс читтән торып үткәрелгән. Коллектив анда “Чиләк-көянтә” композициясе белән катнашкан.

Коллективка – II дәрәҗә лауреат дипломы, Илсөяр Дәүләтшинага, балаларга интеллектуаль, мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлтелгән хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен, Рәхмәт хаты юлланган.

Фото: шәхси архив


Нет комментариев