Баулы балалары өчен дини бәйрәм
Баулының үзәк “Гали” мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар дини викториналарда катнаштылар, коръән аятьләре һәм сүрәләр уку буенча ярыштылар.
Дини бәйрәмне Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина алып барды. Чараны райнның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов ачып җибәрде. Ислам диненең асылы, күркәмлеге турында кыскача сөйләп үтте.

Бәйрәм барышында балалар төрле уеннарда катнашып, жетоннар тупладылар. Җыелган жетоннар буенча үзләре теләгән бүләкләрне оештыручылар тарафыннан булдырылган “кибетләрдән” сайлап алырга мөмкинлек булды.
–Бик мөһим, бик кирәкле чара бу, – дип үз хисләре белән бүлеште Римма Яруллина. – Балалар өчен дини бәйрәм Рамазан ае тәмам булгач та, Корбан бәйрәме уңаеннан да ел саен үткәрелү матур гадәткә әверелде. Балалар елдан ел активрак булуы сөендерә. Бу юлы мин шаккаттым, кечкенә генә малайлар-кызлар озын-озын аятьләрне яттан сөйлиләр.

Оештыручылар сүзләренчә, балалар викторина сорауларына да бик тиз җавап бирәләр, пәйгамбәрләр тарихын, аларның исемнәрен яхшы беләләр.
–Балалар арасында мөнәҗәтләр әйтүчеләр булуы да сөенечле, – ди Римма ханым. – Бу район мөхтәсибәтенең зур хезмәте, ата-аналарга да зур рәхмәт. Бәйрәмне оештыручылар чараның һәр мизгеле файдалы үтсен өчен тырышты. Хәзрәтләребез, абыстайлар барыбыз да изге эшне күмәк башкарабыз.
Хәрәкәтле уеннар тәмам булганнан соң, балалар бәйрәм табыны артына җыелды. Аларны пылау һәм төрле тәм- том белән кайнар чәй көтә иде.
Фото: Римма Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев