Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы “Ак калфагы” Мөслим җирлегендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Мөслим районыныда узды. “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән чарада баулылар да катнашты.

– Мөслим җирлегендә узган ике көнлек күчмә утырыш гаҗәеп кызыклы һәм файдалы итеп оештырылган. Аннан алып кайткан хис-кичерешләр бик мулдан, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина. – Ике көн дәвамында итагатьлелек, әдәплелек,тәрбиялелек сыйфатлары белән үрелгән матур чараларда катнаштык. Әлбәттә, анда оештырылган күркәм һәм дәвамлы булган, халык өчен эшләнгән чараларны берничә юл белән генә тасвирлап та булмый. Шуны әйтәсем килә, туган тел, туган җир, авылларга кагылышлы проблемалы хәлләр, гомумән, үзебезне әйләндереп алган мохиттә эшлисе эшләр байтак әле. 

Мондый очрашулар, утырышлардан соң, “Ак калфак”лар төрле бурыч һәм планнар белән янып яши. Бу юлы да шулай булган – район авылларындагы чишмә, сулыкларны барлап, аларның тарихын өйрәнергә. 

Фото: Римма Яруллина
     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев