Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Шалтылар һәйкәлләрне кардан чистартты

Шалты авыл җирлеге “Чиста һәйкәл” акциясенә кушылды. Изге эштә авыл Советы җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты .

Авылларның истәлекле урыннары, халык хәтере – һәйкәлләр. Баулы районының һәр авыл җирлегендә дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлләр авылның йөзен чагылдыра. Аларның тирә-ягын чистартып, карап тору – авыл халкының бурычы.

 

– Кая гына барсак та, үзебез дә истәлекле урыннарны карарга яратабыз. Безнең авылга читтән килүчеләр, кунакка кайтучыларның да иң беренче һәйкәлләргә күзләре төшәдер, – ди Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин. – Чиста булсын, матур һәм төзек булсын өчен тырышабыз.

 

– Безне кечкенә чактан ук үз илебезнең патриотлары итеп үстерделәр. Ватан, туган илебез өчен гомерләрен биргән авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне чистартып тору – ул безнең бурыч, – ди мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Флюр Сәхибуллин. – Чиста һәм матурлык булса тирә-юньдә үзебезгә дә күңелле.

Һәйкәлләрне кардан чистарту өмәсенә чыккан мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Вахитова сүзләренчә, өмәгә еш кына мәктәп укучылары да кушыла. Бу эш укучылар өчен патриотик тәрбия сәгате дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев