Шалты авылының “Фәррах” мулла мәчетендә мөнәҗәтләр кичәсе оештырылды. Дини чарада авылның өлкән буын ханымнары катнашкан.
Шалты авылында узган күп кенә чараларны оештыруда җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанованың тырышлыгы зур. Ул балалар белән дә, өлкәннәр белән дә эшне уңай оештыра.
– Авылыбыз мәчетендә бүген мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек. Белгәннәрне кабатлап, яңа мөнәҗәтләр өйрәндек. Үзем “Диде Муса” мөнәҗәтен әйттем. Бу юлы да авылыбызның актив ханымнары теләп катнашты, – дип сөйләде чараны оештыручы Наҗия ханым. – Коръән укып, догалар кылып, өйлә намазыннан соң чәйләр эчеп фикерләр алышып утырдык. Дини рухлы, моңлы, тирән эчтәлекле мөнәҗәтләр беркемне дә битараф калдырмый. Тәэсирләндереп, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы белән бәйли.
Фото: Наҗия Гыйльфанова
Нет комментариев