Шалты авылы ветераны котлаулар кабул итте
Шалты авылында яшәүче Мәрьям Төхбәтуллина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны 90 яшьлек юбилее белән авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Ринат Әхмәтзыя улы Канипов котлады.
Төхбәтуллина Мәрьям Габделбәр кызы 1936 елда туган. Җиденче классны бетергәч тә, башка бик күп яшьтәшләре кебек үк фермада эшли башлый.1954 елда кияүгә чыга, бер-бер артлы дүрт ир бала туа. Аларны тәрбияләп үстерәләр. Ветеран гомере буе колхозда сыер савучы булып эшли. Тырыш һәм намуслы хезмәте, алдынгылыгы өчен бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатларына ия була.

Юбилее көнендә Мәрьям апаны тантаналы шартларда Баулы районы башлыгы Ильяс Гозаеров исеменнән авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Канипов Ринат Әхмәтзыя улы котлады. Юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны котлап, озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләде.
Бүгенге көндә Мәрьям апаның 6 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев