Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Район буйлап “Шәфкатьлелек” акциясе атлый

Инвалидлар декадасы көн саен авырлыклар белән очрашкан кешеләргә аерым игътибар бирергә мөмкинлек бирә. Шул уңайдан районның һәр авыл җирлегендә дә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә өйләренә барып бүләкләр бирделәр, хәлләрен белештеләр. Аларның кайберләре хакында укучыларыбызга да җиткерәбез.

Шалты

3 декабрь көнне Шалты авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Шәфкатьле булыйк” акциясенә кушылып, өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә кереп хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тараттылар.

– Барлыгы ун күчтәнәч пакеты әзерләнде. Аларны ияләренә тараттык, – ди мәдәният йорты директоры, акциядә әйдәп йөрүче Гөлназ Вахитова. Мондый чараларның бигрәк тә авыл җирлекләрендә мөһимлеген ассызыклап. – Без кергән йортларда күчтәнәчтән дә бигрәк аралашуны көтеп торучылар күп иде. Өлкән яки авыру кешегә яхшы сүз дә җан азыгы бит. 

– Бәйрәмнәр саен әниебезне кереп котлаучыларга рәхмәт, – ди күңеле булып Нәзирә Калкаманова. – Әниебез Мәснәвия Габдуллина – тыл ветераны. Ул хөрмәткә дә, игътибарга да бик лаек. Бала чаклары да, яшьлекләре дә авыр чорларга туры килгән. Бүген дә күңелләре тулып рәхмәтләрен җиткерде.

 

Кызылъяр

– Авылыбызда 18 кешегә бәйрәм бүләкләре әзерләдек, – ди Кызылъяр мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин. – Йорт саен йөреп тараттык. Һәр кергән өйдә сөенеп, рәхмәтләр әйтеп каршы алдылар. Бүләкләр алуда ярдәм иткән авылдашларыбыз – Энҗе Миннушина, Ленар Вәлиевка рәхмәтләребезне җиткерәбез.

– Безне онытмаганнары өчен зур рәхмәт, – ди Нәфкать абый Нуркаев күңеле тулып. – Бәйрәм саен киләләр, болай да хәлләрне белешеп торалар, бүләкләр дә китергәч икеләтә рәхәт булып китә. Рәхмәттән башка сүзем юк.

Мортаза

Кырымсарай авыл җирлегенә караган авылларда да шәфкатьле акция актив узды. Аларның һәрберсендә авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов шәхсән үзе катнашты.

– Әлеге дата – календарьдә аерым урын алып тора. Ул сәламәт кешеләрне мәрхәмәт турында уйланырга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакыра, – дип сөйләде китапханәче Илзия Латыпова. – Мортаза авылында “Сезгә игелекле йөрәк белән” дигән девиз белән сәламәтлекләре чикле авылдашларыбызга йөреп чыктык. Азык-төлек пакетлары тапшырдык. Һәр кеше сәламәтлек, бәхетле булып, имин тормышта яшәсен иде. Кайсы гына йортка керсәк тә, баш өстендә тыныч күк йөзе теләделәр, шуның белән бергә шатлык, җылылык һәм үзебезгә дә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бүләкләрне алуга ярдәм иткән авылдашларыбыз – Рөстәм Зыязов, Уктәм Абдуллоев, Закуан Фәттахов һәм Фәрит Кыямовка рәхмәт.

Оештыручылар сүзләренчә, алар һәр кергән йортта уку өчен китап-журналлар, газеталар калдырганнар.

 

Поповка

Игелекле эшләр акциясе Поповка авылында “Яхшылык формуласы» девизы белән үтте.

Аның максаты-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү, бер-беребез турында кайгыртуның мөһимлеген күрсәтү, – ди китапханәче Лилия Гарифуллина. – Без ел саен авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә бу акциядә теләп катнашабыз. Ел саен авылдагы инвалид балаларга, яшүсмерләргә таратабыз. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Поповка рәхмәт. Бу юлы да китапханә белән берлектә мәдәният йорты хезмәткәрләре өй саен йөреп, бүләкләрне тараттык.

 

Алексеевка

Алексеевска авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә «Бергәләп дөньяны җылытыйк» акциясенә кушылдылар.

– Без продукт салынган күчтәнәч пакетлары тараттык. Күбесе пенсионерлар инде, – дип сөйләде Ирина Мурзакова. – Безне һәр кеше сөенеп каршы алдылар. Бигрәк тә авылдашларыбыз бертуганнар Лидия Мөрсәлимова һәм  Зоя Пустанозонова сөенделәр. Алар белән бик озак сөйләшеп утырдык, безне тиз генә чыгарып җибәрәселәре дә килмәде. Алар гади генә аралашуга да шат.

Кандыз

Игелекле эшләр Татар Кандызы авылында “Яшәү кирәк” дигән исем белән оештырылды.

Татар Кандызы авыл җирлеге әзерләгән истәлекле бүләкләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре таратты. Сәламәтлекләре ягыннан чикле һәм өлкән яшьтәге авылдашларын алар шулай сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев