Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Юбиляр Асия Бакирова: “Ходай миңа бәхетле картлык бирде”

Исергәп авылында гомер итүче Асия Хатыйп кызы Бакирова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров килде, балалары, оныклары туган нигезгә җыелдылар.

Гомер бәйрәменә килүче һәр кешене Асия апа үзе ачык йөз белән каршы алды.

– Асия апа, сезне зур юбилеегыз белән республика рәисе Рөстәм Миңнеханов,  район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән,  котларга килдек, – диде Данияр Бакиров. – Сезгә исәнлек, саулы телибез. Сез 90 еллык бай тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше. Сезгә бик зур рәхмәт районыбыз, туган җиребезгә файдалы булган балалар, оныклар үстергәнегез өчен. Бүгенге көндә аларның хөрмәтен тоеп яшисез. Киләчәктә дә тыныч, мул тормыш телибез.

Асия Хатыйп кызы 1936 елда Исергәп авылында туган. Җиде класс Исергәп мәктәбендә укыган, аннары өч елын Баулының беренче санлы мәктәбендә тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлау белән Нефтепроводка оператор булып эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәшен дә туган авылында таба. 1956 елда Гамбәр абый белән никах укыталар. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – өч балалары дөньяга килә.

– Гаилә бәхете, ирле тормыш озакка бармады. Без бары тик 13 кенә ел бергә яшәп калдык. Кызганычка каршы ирем авырып вафат булды, – ди Асия апа. – Берүзем өч бала кочаклап, тол калдым, миңа 32 яшь иде. Ул вакытта бианам да исән иде. Бергә яшәдек, бергә балаларны үстердек.

Эшкә батыр, чибәр, тәвәккәл булган Асия апаны кияүгә сорап та берничә тапкыр киләләр. Тик ул риза булмый.

– Юк, бер тапкыр да кияүгә чыгу турында уйламадым Гамбәрдән соң. Балаларымны чит ятлар белән үстерәсем килмәде, – ди Асия апа. – Бианам да миңа гел әйтә иде: син яшь, әле тормышыңны яңадан корып кара, балаларны үзем карыйм, диде. Калдыраммы соң! Тырыштым, ике эштә эшләгән чакларым булды. Балаларым ятимлекне сизмәсеннәр өчен тырыштым.

Асия апа иминият компаниясендә дә эшли, соңрак аны авылга эшкә чакырып кайтаралар, ферма мөдире итеп куялар.

– Ул елларда маллар бик күп иде колхозда. Фермаларны берләштереп комплекс ясадылар да дүрт группа барлыкка килде. Барлыгы 32 сыер савучы бар иде, шул дүрт группа сыерлар дүрт көтү булып йөрделәр, аларны 14 көтүче көтә иде, – дип авыл хуҗалыгының гөрләп эшләгән вакытларын сагынып искә алды ул. – Аннары лаеклы ялга чыгарга берничә генә ел калган иде, мине колхоз бухгалтериясенә күчерделәр. Анда эшләдем.

Тырыш хезмәте, балаларына булган чын ана мәхәббәте Асия апаның олыгайган көнендә бәхет, тәрбия, игътибар һәм ихтирам булып үзенә кире әйләнеп кайткан.

– Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле картлык бирде. Балаларым тәрбиясендә яшим, киленнәрем әйбәт, балаларым тәүфыйклы булды, – ди ветеран сөенеп. – Пенсияне җитәрлек итеп биреп торалар, ашау-эчү мул, тормышыбыз оҗмах кебек. Еллар тыныч, илләр дус булып яшәсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев