Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Якташыбыз хәйрия концерты куйды

«Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты булды. Ул бу ял көннәрендә үтәчәк Әниләр көненә һәм инвалидлар декадасына багышланды. Концертны якташыбыз, автор - башкаручы, баянчы Нияз Сәфиуллин оештырды. Баулы кызы Гүзәл Габбасова һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артисты, гармунчы, баянчы Рәзил Фәррахетдинов үз чыгышлары белән концертны тагын да бизәделәр.

Бүгенге көндә Баулының «Шатлык» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 53 бала тернәкләндерү уза, шуларның 17се – стационарда. Җиде бала әниләре белән бергә килгән. Концерт алар өчен дә, үзәктә эшләүче хезмәткәрләр өчен дә көтелмәгән бүләк булды.

 – Мин баулыда туып- үстем. Бәләкәй чагымнан ук сәнгать мәктәбендә вокал буенча белем алдым. Соңыннан Казанга китеп музыка көллиятендә укыдым, хәзерге вакытта Казан Дәүләт консерваториясендә белем алам 5 курста. Быел мин укуымны тәмамлыйм, – дип үзе хакында кыскача гына сөйләде сәхнәгә ныклы адымнар белән аяк басучы Гүзәл Габбасова. – Монда Баулыга кайту- минем өчен шатлык, бәхет. Бүген хәйрия концерты куябыз. Ул минем өчен дәрәҗә дип әйтергә була.

Бу хәйрия концертларын без инвалидлар декадасы –ункөнлектә еш оештырабыз. Хәйрия чыгышлары белән төрле психо- неврологик хастаханәләргә дә йөрергә туры килә, кайчак мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне күреп йөрәкләр әрни. Кайбер җирләрдә бик авырга туры килә. Кулымнан килсә, бөтен кешегә дә ярдәм итәр идем, бигрәк тә балаларга, – дип сөйләде якташыбыз Нияз Сәфиуллин. – Ә мондый концертлар артистлар тарафыннан һиччиксез куелырга тиеш дип исәплим, кешеләрнең күңеленә җырлап кереп, моң белән истә калырга кирәк. Күңелдә моңсулык булганда да, шатлыклы вакытта да кешегә җыр кирәк, җырсыз кешелек беркайчан да яшәмәгән.

Концерт барышында төрле җырлар яңгырады. Нияз Сәфиуллин үзе иҗат иткән җырларны башкарганда, тамашачылар кушылып җырладылар, бергәләп биеделәр.

Александровка авылыннан “Шатлык” үзәгендә реабилитация узучы Артур Зиннәтов та җырчыларга кушылды. Аның чыгышы хәйрия концертының матур мизгеле булды. Артурга әле ун гына яшь. Шулай булуга карамастан, ул бик күп артистлар белән таныш. Җырга гашыйк малай, артистларны тыңлаганнан соң, аларга үзе дә җырлар бүләк итә. Бу юлы да искәрмә түгел, Нияз Сәфиуллин алдында ул үзе яраткан өч җырын башкарды.

–Мондый тавышлы, җыр-моң яратучы буын үсеп килүгә без бик шат. Бу егеткә уңышлар телим, – диде Нияз Сәфиуллин Артурны тыңлаганнан соң.

Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Зөлфия Ганеева бәйрәм бүләге – хәйрия чыгышлары өчен артистларга рәхмәтен җиткерде, аларга тантаналы төстә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев