Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Якташыбыз китап нәшер итте

Баулы районы Яңа Чүте авылында туып-үскән якташыбыз Римма Яруллина туган авылы тарихын барлый башлады. Шушы көннәрдә аның “Авылым шәҗәрәсе” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Шул уңайдан автор белән китапханәдә очрашып сөйләштек.

Райондашлар Римма Радик кызы Яруллинаны Баулы үзәк хастаханәсендә озак еллар эшләгән шәфкать туташы буларак, соңгы елларда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе буларак яхшы белә. Аның китап нәшер итүе күпләр өчен көтелмәгән яңалык һәм авылдашларына зур бүләк булды.

– “Авылым шәҗәрәсе” дип исемләнгән әлеге китап – әдәби яки тарихи- документаль әсәр түгел, – дип укучыларына мөрәҗәгать итте Римма Яруллина. – Халык хәтерендә һәм минем күңелемдә сакланган кешеләрне, аларның эш-гамәлләрен шигъри юллар белән искә алу, авылыбызны әзме-күпме тарих битләрендә теркәп калу нияте белән язылды ул. Әлеге китабымда Яңа Чүте авылының өч-дүрт буын вәкилләре тормышы чагылыш тапты, бик күп кешеләрнең исемнәре хәтердә яңарды.

Автор сүзләренчә, китап 2019 елда языла башлаган. Тормышта килеп чыккан сәбәпләр аркасында, китап язу берничә елга сузылган.

– Авылыбыз турында китап язарга күптән хыялланып йөрдем. Тик нәрсәдән башларга, авылыбызның һәр кешесе турында ничек язарга икән, диеп уйлап йөрдем. Ләкин ничек тотынырга белмәдем, – ди Римма ханым. – Шуннан соң Исергәп аксакалы Камил абый Шәмсуаровның “Яшәү яме” дигән китабы кулыма килеп эләкте. Ул калын гына китап. Мин аны ике көн эчендә шулкадәр кызыксынып, йотлыгып укып чыктым. Шаккаттым! Менә ничек язарга кирәк икән бит диеп үрнәк алып, үземнең соравыма чишелеш таптым. Камил абыйның китабын укып чыгуга үзем язарга тотындым. Ул да бөтен авылдашы турында шигъри формада һәр йортны, һәр кешене тезеп язып укучыга җиткерә.

Римма Радик кызы авылдашлары хакында төп мәгълүматны әнисе Шәмсиядән сорашкан. Шулай ук авылда һәм авылдан читтә яшәүчеләр дә ярдәм иткәннәр.

– Әнине корреспондент итеп йөрттем, – ди Римма ханым, елмаеп. – Көн саен шалтыратып, әнидән мәгълүмат алдым. Ул да бер блокнотына яза барды. Шулай итеп һәр йортта яшәүчеләрнең 3-4 буын кешесен барлауга ирештек.

Автор сүзләренчә, китап әле тәмамланмаган, киләчәктә аның дәвамы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев