Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар Вахит Юнысны искә ала

Баулының үзәк китапханәсендә “Илһам” клубы утырышы кысаларында якташыбыз, язучы-публицист Вахит Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Гомерлек мосафир” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

– Гомер буе дөнья гизеп йөзәрләгән илдә булган, егерме еллап чит илләрдәге илчелекләрдә эшләгән, дистәгә якын чит тел үзләштергән, ул илләрнең җитәкчеләре белән аралашкан, шул ук вакытта үз халкына, туган-туфрагына хөрмәт-ихтирамын югалтмаган, гореф-гадәтләренә тугры калган язучы ул Вахит Юныс, – дип сөйләде чараны алып баручы Люзия Габдрәфыйкова.

Кичәне Саҗидә Әхмәтҗанова Асия Юнысова сүзләренә язылган “Авылым хатирәләре” җыры белән ачып җибәрде.

Чарада Вахит Юнысны яхшы белгән дусты Мохтаров Әнәс Өмет улы, авылдашы Рәзинә Шараева катнашты. Фәридә Абдуллина, Дания Хисамова язучы турында якты истәлекләре белән бүлештеләр.

Баулының җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина “Сәйфине Мәскәүгә җибәрергә кирәк” хикәясеннән өзек тәкъдим итте.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Туган җирнең тугры улы» видеофильмы чараны тагын да тулыландырып җибәрде.

Фото: Люзия Габдрәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев