Баулылар сугышчыларга булыша
Татар Томбарлысы авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрергә маскировка челтәре үрү дәвам иттерелә. Авыл халкы актив катнаша.
Татар Томбарлысында маскировка челтәре үрү Баулы шәһәре волонтёры Ландыш Ганиева тәкъдиме белән узган елның сентябрендә башланып киткән иде. Томбарлылар аның белән элемтәдә тора. Материал белән дә Ландыш Ганиева тәэмин итә.
Хәзерге вакытта волонтёрлар бишенче челтәрне үрә. Алар мәдәният йортына көн саен килә, арада сугышчыларның әниләре дә бар.

“Маскировка челтәре үрергә күбрәк авыл апалары йөри, иртән дә, кич тә киләләр. Үрәбез, материал гына килеп торсын, диләр. Укучылар да килгәли. Бу изге эштә катнашучы барлык авылдашларга зур рәхмәт”, – дип уртаклашты авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Томбарлылар бу уртак эшләре белән җиңүне якынайтуга өлеш кертәләр. Барысы да, махсус хәрби операция тәмамланып, сугышчылар өйләренә исән-сау кайтсыннар иде, дип тели.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев