Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар Сабан туена әзерләнә

Тиздән татар халкының милли бәйрәме Сабан туе җитә. Аңа бәйрәмгә берничә атна кала әзерләнә башлыйлар. Баулы районында да әзерлек эшләре бара.

Кызылъяр авылында да  әзерлек эшләре гөрли: бәйрәм узачак мәйданны төзекләндерәләр, бүләкләр юнәтәләр, ә кичә “Яулык җыю” йоласын уздырганнар. Кызылъярда ул ел саен бик тә күңелле үтә. Бүләк җыючылар авыл урамнары буйлап, атлар җигеп, бизәп, гармуннар уйнап үтәләр.

Сабан туена бүләк җыюны Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, аларга милли киемнәрдән авылның актив яшьләре, балалар да кушылган. Яулык җыючыларны мул табыннар белән каршы алучылар да булган.

“Гореф-гадәтләрне искә алып, безнең белән бергә катнашкан кызларга, егетләргә, Фәнис абый Кәрибуллинга, Рәзил Фәррахетдиновка зур рәхмәт! – дип язган Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин социаль челтәрдәге рәсми төркемдә.

Бүләк җыючылар авыл халкын 7 июньдә Ык елгасы буенда узачак Сабан туена чакырып йөргәннәр. Сүз уңаеннан, Кызылъярда быелгы милли бәйрәмебездә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та чыгыш ясавы көтелә.

Фото:  Кызылъяр мәдәният йорты архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев