Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар Муса Җәлилне искә алды

Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге район мәдәният йортында татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Йолдыз Шакирова оештырган әдәби-музыкаль кунакханәдә чакырылган кунаклар башкаруында Муса Җәлилнең мәңге үлмәс шигырьләре, шагыйрь сүзенә иҗат ителгән җырлары яңгырады.

Чарага килгән кунаклар Муса Җәлилгә багышланган истәлекләр белән бүлештеләр, аның ачы язмышы турында биографик белешмәләр белән таныштылар. Язучының күптән түгел генә экраннарга чыккан “Кара урман” фильмы турында фикерләр алыштылар. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге.

– Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күпсанлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме сүнмәс йолдыз булып балкый, – ди чараны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Герой шагыйрь иҗаты, батырлыгына сокланып берничә буын тәрбияләнде. Аның иҗаты мәктәп программасында да, дәресләрдән тыш чараларда да яктыртыла. Соңгы елларда “Җәлил укулары” бәйгесе генә дә нинди зур масштабларны яулады. Бүгенге чарабыз да файдалы һәм үтемле булды.

Искә алу сәгатендә катнашучылар сүзләренчә, Муса Җәлил әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев