Баулылар Фәнис Яруллинны искә алды
Якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 9 февральдә 88 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның туган авылы Кызылъярдагы музей-йортында әдипне искә алу кичәсе узды.
Чарага әдипнең туганнары, авылдашлары, иҗатын сөючеләр, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Кичә Фәнис ага турындагы якты истәлекләр, аның шигырьләре белән үрелеп барды һәм җылы очрашуга әверелде.
“Фәнис Яруллинның шигырьләрен бик яратам, сез дә вакыт-вакыт укып торыгыз. Аларны яңадан искә төшергәндә күңелгә рәхәт булып китә”, – диде Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Мохтар Афзалов һәм Фәнис Яруллинның шигырен сөйләде. Сүз уңаеннан, ул аның байтак кына шигырьләрен яттан белә.
Музейга килгән кунаклар Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты булган күренекле якташыбыз Фәнис Яруллин белән горурлануларын әйттеләр.
“Фәнис абый – безнең Кызылъярны гына түгел, милләтебезне бик югарыга күтәргән шәхес. Безнең шулай җыелып, Фәнис абыйны яхшы сүзләр белән искә алуыбыз аның рухына барып ирешсә иде”, – дип уртаклашты Фәнис Яруллинның Кызылъярдагы музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина. Сүз уңаеннан, ул искә алу кичәсен бик җылы итеп алып барды.
Әдипнең музеен ачуда башлап йөргән, аның белән баштагы вакытта җитәкчелек иткән Сиринә Вәлиева да байтак кына истәлекләре белән бүлеште.
“Музейда узган чараларга чакырсалар, сөенеп катнашабыз, чөнки бирегә килсәк, бөтен борчулар онытыла. Монда шулкадәрле рәхәт атмосфера, Фәнис Яруллин белән бәйле кызыклы хәлләрне искә төшерәбез, – дип сөйләде ул. –Без менә берәр җиребез аз гына авыртса да сукранырга яратабыз. Ә Фәнис абыйның очрашулар вакытында бер авыр сулаганы, зарланып утырганы булмады. Аның белән аралашу үзе бер кызык иде. Көчле рухлы авылдашыбыз ул яктан барыбыз өчен дә үрнәк, без аның белән горурланабыз. Фәнис абый авылыбызның исемен районда, республикада гына түгел, чит илләрдә дә таныткан кеше. Әле дә бу музеебызга әллә кайлардан бик күп кунаклар килә”.
Нәкъ шул вакытта музейга Башкортстаннан кунаклар килеп керде. Гөлүзә һәм Рамил Басыйровлар Фәнис Яруллинның иҗатын хөрмәт итеп, аның туган көне көнне музей-йортына килергә булганнар.
Ветеран укытучы Әнисә Биктимерова, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина, оешманың актив әгъзасы Ләйлә Гафиятуллина, Фәнис Яруллинның авылдагы күршесе Мөслимә Хәмитова да җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучыларның барысы да Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның шаян телле, бик кунакчыл булуларын искә алдылар, Кызылъярдагы музей-йорт хезмәткәре Гүзәлия Газизуллинаның язучының иҗатын халыкка җиткерүдә, истәлеген кадерләп саклауда зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
“Сез бу эшкә бар күңелегез белән бирелгәнсез. Сез Фәнис абыйның туганы кебек, – дип Гүзәлия Газизуллинага мөрәҗәгать итеп башлады сүзен Римма Яруллина. – Фәнис абый – бик бөек кеше. Язучылар күп ул, ә менә Фәнис абый менә шундый хәлдә дә шундый әсәрләр тудыра алуы белән бөек. Рәхмәт аңарга, урыннары җәннәттә булсын, рухлары шатлансын. Ә ирен үз кулларында күтәреп йөртеп, аны шушындый дәрәҗәгә җиткергән Нурсөя апаны мин Фәнис абыйдан да бөегрәк итеп кабул итәм”.
Музейга Фәнис Яруллинның иң өлкән апасының кызлары Зәйтүнә Нуретдинова белән Нәдия Рәхмәтуллина да килүе нур өстенә нур булды.
“Фәнис абыйны һәрвакыт хөрмәтләп, аны зур итеп искә алуыгыз өчен, аның тормышын көннән-көн өйрәнеп, яңа әсәрләрен табып, халыкка җиткерүегез өчен, зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте Гүзәлия Газизуллинага Зәйтүнә Нуретдинова. – Музейны башлап җибәргән Сиринә апа белән Мәдинә апага да зур рәхмәт”.
Зәйтүнә Нуретдинова туганы белән бәйле балачак истәлекләрен дә сөйләде. Ә Нәдия Рәхмәтуллина Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыды.
Җылы очрашу ахырында якташлары, туганнары әдип рухына дога кылдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев