Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыга гаилә ядкәре кайта

Билгесез солдат көнендә Казанның Җиңү Мемориаль паркында Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитовага Александровка авылында туган Александр Казаковның медальонын тапшырдылар.

Өлкән сержант Александр Николаевич Казаков 1941 елның көзендә хәбәрсез югалган. Аның җәсәденең калдыклары бу елның язында Псков өлкәсендә Опочка шәһәреннән «Рубеж» эзләү отряды тарафыннан табылган. Медальонны солдатның Баулыдагы туганнарына тапшырачаклар.

Айгөл Халитова эзләүчеләргә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына чәчәкләр салып, һәлак булган геройларны искә алдылар.

Материал һәм фото //bavly.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев