Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда КВН - 2025-2026 мәктәп лигасы чемпионын билгеләделәр

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында 2025-2026 елгы КВН уеннарының мәктәп лигасы финалы узды. Чара яшьләр өчен кызыклы мәйданчык булып, шәһәрнең яшь юмористларының бай потенциалын күрсәтте.

Сәхнәдә алдагы этаплар нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң көчле алты команда очрашты.  Катнашучылар өч конкурс сынавында – «Визитка», «Разминка» һәм «Музыкаль видеоконкурс»та көч сынаштылар.

Һәр номерда укучылар профессиональ һәм чын күңелдән шаярта белүләрен күрсәттеләр.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Беренче урынны 1 нче мәктәптән «СНБ - Семеро нижнебавлинцев» командасы алды, алар 40 балл җыйды. Сезон чемпионнары КВН мәктәп лигасы Кубогын яулады. Икенче урын 39,6 балл җыйган "Пятый квартал” командасына эләкте. Өченче урынны 6 нчы мәктәптән 38,8 балл алган «Молодая гвардия» командасы алды.

 "Мистер КВН" исеме 7 нче мәктәптән Ансель Әгъзамовка бирелде, ә "Мисс КВН" титулын 5 нче мәктәптән Алина Латыйпова яулады.

Оештыручылар 2, 3 һәм 7 нче мәктәпләр командаларына катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр. Барлык коллективлар да КВН үсешенә һәм бәйрәм атмосферасы булдыруга өлеш керткән өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Фото: "Яшьлэр доньясы" ММЦ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев