Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда 60, 50, 45 ел бергә яшәүче гаиләләр котлау кабул итте

Бүген Баулы шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантана залында берьюлы өч гаилә пары бергә яши башлауларына багышланган юбилей даталарын билгеләп үттеләр. Бәхетле парларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, хезмәттәшләре, балалары, оныклары һәм туганнары тәбрик иттеләр.

Баулы шәһәрендә гомер итүче Җәрия һәм Әхәт Салиховлар 61 ел тормыш сукмакларыннан бергә атлыйлар. Алар икесе дә Исергәп авылында дөньяга килгәннәр. Танышу тарихы 1963 елда яңа ел бәйрәме бал-маскарады көненнән башланган. Гаилә башлыгы Әхәт Фәтхелислам улы “Урал” колхозында тракторчы, аннан озак еллар бораулау конторасында эшли. Җәрия Зәки кызы УБР конторасында эшли. Алар матур гаиләдә ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары - табиб, ә уллары - нефтьче. Аларның дүрт оныклары бар.

60 ел яшәү серләре:

– Син тормыш иптәшеңне яратырга тиеш, – ди Җәрия апа. – Әгәр дә яратасың икән, димәк син барысына да риза булып яшәячәксең. Хөрмәт булырга тиеш. Ярату һәм хөрмәт итү- алар икесе бер. Яратасың икәгн, димәк, хөрмәт итәсең. Бер- берең белән аңлашырга кирәк. Мин кызу кеше, ә ул тыныч. Без шуңа туры килгәнбездер инде.

– Ир-ат, Җәрия апаң әйтмешли, шулай ук яратырга тиеш. Кушылыр алдыннан ук күңел тартып торырга тиеш. Мин аңа әйткән сүзләрем бар иде, миңа тормышка чык, сине кыерсытмам, авырдлык күрсәтмәм дигән сүзем бар иде. Мин шуңа тугры калып яшәдем. Җәрия апаң күбрәк гаиләбез өчен яшәде, мин гел эштә булдым. Өйгә кайткада һәрвакыт якты, тәртип булды, – ди Әхәт Салихов.

Икенче гаилә пары 50 ел бергә гомер иткән, алтын туйларын бәйрәм итәләр. Алар Татар Димескәе авылында туган Әлфия Рәшид кызы белән Альберт Варис улы Вәлиевләр. Алар 1970 елда танышып никах укыталар. Ә 1972 елда гаилә башлыгын хезмәткә алалар. Ул хәрби –диңгез флотында хезмәт итә. Әлфия апа сөйгәнен өч ел көтә. 1975 елда алар никахларын теркиләр. Гаилә башлыгы нефтьче, ә Әлфия апа гомере буе “Рябинка” балалар бакчасында  тәрбияче булып эшли. Гаиләдә өч кыз бала – Альбина, Айгөл һәм Алияне үстерәләр.

50 ел яшәү сере:

– 20 декабрь көнендә бергә торуыбызга 50 ел була, – дип сөйләде Әлфия ханым. – 1972 елны танышкан идек, өйләнешеп тә куйдык. Гаилә бәхетле булсын өчен түземле булырга, бик эндәшмәскә кирәк. Ачуланышкан вакыт булса да озакка бармый, икебез дә сүз башлыйбыз. Альберт сабыр. Балаларны бик яратты. Хәзер оныкларны ярата шулай ук.

– Ир-ат күбрәк эштә ул. Әле оныклар, оныкчыклар үстерешәбез, – ди Альбирт Варис улы. – Хатын-кызга матуррак сүзләрне ешрак әйтергә кирәк. Иртән тору белән аңа карап сөенәм. Исән-сау яшәргә язсын дип телим. Әлфия апагыз ул тәмле итеп ашарга пешерә.

 Өченче гаилә пары 45 ел бергә гомер иткән. Миләүшә Сәгадәт кызы һәм Фирдәвис Мирсәлим улы Сәлимҗановлар сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Урыссу поселогында, ә Миләүшә ханым Чик- Бүләк авылында туган. Алар 1975 елда клубтагы бәйрәм көнне танышалар. Алар биш ел очрашып йөриләр һәм 1980 елда өйләнешәләр. Уллары Чулпан, кызлары Ләйсән туа. Гаилә башлыгы нефть тармагында оператор, Миләүшә әаным “Виктория” балалар бакчасында эшли.

45 ел бергә яшәү сере:

– Түзем сабыр, бер- береңне ишетеп юл куярга кирәк. Сәламәт булу кирәк. Тормышта төрле вакыт була. Әбием мәрхүм әйтә торган иде, улым, хатын –кыз кычкыра да туктый ул, син эндәшмә, диде. Менә шул сүзләрне истә тоттым гел. Күбрәк мин юл куям, – дип сөйләде Фирдәвис Сәлимҗанов. – Хатыным кызурак ул, мин сабыррак. Матур сүзләрне дә сирәгрәк әйткәнмендер дип уйлыйм.

– Мин бер генә сүз әйтәм, санлап яшәргә кирәк бер- береңне, – диде кыска гына итеп Миләүшә ханым.

Юбиляр парлар тантаналы төстә котлаулар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кабул иттеләр. Мәдәният йорты артистлары – Гөлия Кучербаева һәм Рәзил Фәррәхетдинов үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да күркәмрәк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев