Баулы студенты: “Барысы да яхшы булачак!”
25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, КФУның беренче курс студенты Радмир Хәертдинов белән аралаштык. Ул мөстәкыйль тормышка ничек җайлашуы, беренче сессиясе, үзгәрешләр турында сөйләде.
Радмир Хәертдинов Исергәп авылыннан. 2025 елда Кызылъяр мәктәбен тәмамлап, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык белеме институтына Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбенең тарих факультетына укырга кергән, профиле – “Төрки халыклар тарихы”.
Казанда яши башлагач, тормышында шактый үзгәрешләр булган. Яшәве – тулай торакта. Үзе әйтүенчә, мөстәкыйль тормышка җиңел ияләшкән.
“Тулай торакта яшәү ошый, күңелле, яңа танышларым күп. Мин үзем аралашучан кеше булгач, бер дә күңелсез түгел”, – ди ул.
Егетнең аралашу даирәсе дә нык үзгәргән: бик күп яхшы кешеләр белән танышкан, яңа дуслар тапкан.
“Уку, яңа кешеләр белән аралашу һәм вакыт-вакыт шөгыльләнә торган волонтёрлык эше бик ошый”, – дип уртаклашты студент егет.
Йокысыз төннәре, борчулары белән беренче семестр артта калган. Сессиясен дә уңышлы тәмамлаган.
“Гомумән алганда, барысы да яхшы, кайбер кыенлыклар булса да, түзәрлек”, – ди ул. – Мәктәптән соң укырга керергә җыенучы егет-кызларга теләгем шул: бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү белән беррәттән, ял итәргә дә онытмагыз һәм артык борчылмагыз. Барысы да яхшы булачак! Иң мөһиме – үзгәрешләрдән курыкмагыз, барысы да яхшыга гына!”
Радмир Студентлар көнен билгеләп үтәргә җыенмавын әйтте.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев