Баулы районында педагогия ветеранына 103 яшь тулган
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Фәхриямал Миңнегәрәй кызы Шәрәпова туганнары кадер-хөрмәтендә 103 яшьлек туган көнен билгеләп үткән. Аны олуг гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән Томбарлы авыл җирлеге, җирле мәдәният йорты вәкилләре дә тәбрик иткән.
Томбарлы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева Фәхриямал апага РФ президентының котлау открыткасын, район һәм авыл җирлеге башлыкларының бүләкләрен тапшырган.
Фәхриямал Шәрәпова 1923 елда Татар Томбарлысы авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1931-1935 елларда авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Аннары укуын дәвам итәргә Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Турай авылына китә. Анда бертуган апасында яшәп, җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Баулы урта мәктәбендә белем ала башлый.
1941 елда унынчы классны тәмамлап, белемгә омтылган кыз урта белем турында аттестат ала. 1941 елның көзендә аны Баулы мәктәбенә укытучы итеп чакыралар. Аңа авыл мәктәпләрендә дә укытырга, колхоз бригадиры ярдәмчесе булып эшләргә, комсомол оешмасы секретаре да булырга туры килә. 1945 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап, туган авылы Томбарлыда татар теле һәм әдәбияты укыта башлый кыз. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына кереп, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Фәхриямал Миңнегәрәй кызы мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә һәм медальга лаек була. Моннан тыш тырыш, намуслы хезмәте өчен бирелгән рәхмәт хатлары, грамоталары бик күп аның.
Фәхриямал апа сау-сәламәт, үз аңында, туган-тумачаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә, 103 яшьлек туган көнендә дә мул табын артында котлаулар кабул иткән. Аны апасынын килене Сәрия ханым Гыйльфанова карый. Ул аны үз канаты астына алып, җил-яңгыр тидерми, кадер-хөрмәттә яшәтә һәм, кадерләп, Ямал апа дип дәшә. Фәхриямал апа, рәхмәтләрен укып, олы йөрәкле Сәрия ханымга изге догаларын җиткерә.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев