Баулы районында митинглар уза
Кызылъяр авылының Бөек Ватан сугышында һәләк булганнар истәлегенә куелган обелиск янында Бөек Жиңүнең 81 еллыгына багышланган “Каһарманнар даны мәңгелек!” дип исемләнгән тантаналы митинг узды.
Тантаналы чарада тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, авыл халкы, Фәнис Яруллин исемендәге мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Күпләр сугышта катнашкан туганнарының фотоларын тотып килгән иде. Шул рәвешле алар “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 81 ел узса да, ул вакыйгалар халык хәтереннән җуелмый. Чөнки сугыш җиле кагылмаган гаилә юктыр ул. Митингка килүчеләр дә үз геройларын – сугышта катнашкан якыннарын – искә алды бу көнне.
“Минем карт бабам Сафуан Миңнетдин улы Шәһхетдинов Көнбатыш фронтта катнашкан, исән-сау кайткан. 3нче дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнгән. Мин һәр елны Җиңү бәйрәме көненә багышланган чараларда аның фотосы белән чыгам. Ә ике карт бабам сугышта хәбәрсез югалган. Мин аларның барысы белән дә горурланам, алар мәңгегә безнең күңелләрдә”, – дип уртаклашты Кызылъяр мәктәбе укучысы Ильяс Шәһхетдинов.
Авыл халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы исеменнән Баулы районы яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, җирле ветераннар советы рәисе Серинә Вәлиева, авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов котлады.
“Еллар бер-бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. 4 ел буе халкыбыз тудырган батырлыклар 81 ел гына түгел, 100 ел буена да онытылырлык түгел, – дип билгеләп үтте Серинә Вәлиева. – Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип, авылыбызның типсә тимер өзәрдәй 600дән артык ир-егете яу кырына китеп барган. Шуларның 360ы –туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмаган. Туган җирләре өчен башларын салган батырларны бүген искә алуыбыз аларга дога булып барып ирешсә иде”.
Сугыш чоры балалары тантаналы чараның кадерле кунаклары булдылар. Нәсиха апа Фәхретдинова ноябрьдә 95 яшен тутыра, ә авылның иң өлкән кешесе Тәгъзим Миңнегәрәевкә быел 96 яшь тулган. Серинә Вәлиева, аларга мөрәҗәгать итеп, рәхмәт сүзләрен әйтте.
“Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезнең тылдагы батырлыкларыгыз алдында баш иябез һәм чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез”, – диде ул.
Нәсиха апа да, Тәгъзим абый да, сугыш чорында үскән башка балалар кебек, кечкенәдән кул арасына кергәннәр, колхоз эшенә җигелгәннәр, утауда, урып-җыюда, ашлык суктыруда эшләгәннәр. Балачак, яшүсмер еллары хатирәләре мондый очрашулар вакытында аларның хәтерләрендә яңара.
“8 яшьтән эшли башладым колхозда. Үзем бәләкәй булсам да, эшкә нык булганмындыр инде. Әле дә истә: башак җыярга Исергәпкә кадәр бара идек, аны кайткач уабыз. Күпне күрдек инде”, – дип уртаклашты Тәгъзим ага.
Бөек Ватан сугышында катнашып, фронт кырларында башларын салган авылдашларны, туган якларына исән-сау кайтып, илне торгызуга зур өлеш керткән ветераннарны (алар барысы да мәрхүм), махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә обелискка венок һәм чәчәкләр куйдылар.
Очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бөек Җиңү көне уңаеннан шулай игътибар күрсәтелүенә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының күңелләре булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев