Баулы районында Дан аллеясы ачылды
Бүген Исергәп авылы халкы тарихи вакыйга шаһиты булды. Авыл уртасындагы паркта махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә Дан аллеясын ачу тантанасы булды.
Марат Якуп улы Нургалиев, Динар Рим улы Гафиятуллин, Илдан Нур улы Шараков, Руслан Чулпан улы Канипов, Рамил Сабирҗан улы Әбүзәров, Рамил Сирин улы Сәйфуллин – алар илебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен кызганмаган чын геройлар.
Аларның фидакарьлеге, батырлыгы хакында район башлыгы Ильяс Гозәеров та чыгышында ассызыклап үтте. Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов хәрбиләрнең ата-аналарына чын геройлар итеп тәрбияләгән уллары өчен рәхмәтен җиткерде.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт үтүче авылдашларның да Дан аллеясын ачуда катнашулары чарага тагын да горурлык хисләре өстәде.
Чара барышында геройлар истәлегенә Дан аллеясын ачу һәм булдыру идеясен алга сөргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашларга рәхмәт белдерелде.
Герой-солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның фоторәсемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
Герой солдатларның әти-әниләре теләкләре, авыл халкының фикере турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев