Баулы районында алтын куллы кешеләр яши
Татар Томбарлысы авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Эльвира Әхмәтҗанова хезмәт сөючән авылдашлары турында сөйли.
Безнең Татар Томбарлысы авылында эш сөюче, төрледән-төрле матурлык тудыручы, үзләренең эшләреннән тәмь табып, калганнарга да ямь таратучы күп кенә кешеләр яши. Рима һәм Зиннур Шәмсетдиновлар – шундый уңган гаиләләрнең берсе.
Рима апа һөнәре буенча лаборант. Төп эшеннән тыш, башка төрле шөгыльләре дә бик күп аның. Ул матур косынкалар бәйли, тәмле ризыклар пешерә, бисердан картиналар ясый, теплицада күп итеп үсентеләр үстерә. Ә быелның август аенда ул яңа һөнәр үзләштергән: киез башмаклар баса башлаган.
“Эшемдә киез башмаклар бүләк иттеләр, бу башмаклар шулкадәр күңелемә хуш килде, үземнең дә шуларны ясап карыйсым килә башлады”, – ди оста куллы авылдашым.
Шуннан соң ул Надя исемле ападан мастер-класс ала һәм, озак та үтми, үзе башмаклар баса башлый. Моның өчен тырышлыгын да, вакытын да җәлләми, башлаган эшен азагына кадәр җиткереп, яңа һөнәр өйрәнә.
Башмак басу өчен Рима апа сарык йоны куллана. Аны башта әйбәтләп юа, киптерә, кул белән яза, аннан махсус машинкада тигезли. Әзер материалны, табанча размеры буенча йонлы сабынлы су белән чылатып, 3-4 сәгать дәвамында кул белән баса. Бу процесста 6 кат йон куела, һәрбер катка, үлчәп, 20 грамм йон алына. Аннан, үзе ясаган колодкага кигезеп, булачак башмакның формасын ясый. Башмаклар, калынлыгына карап, җылы урында 1-3 көн кибә.
Башмаклар әзер булгач, Рима апа аларга төрледән-төрле матур бизәкләр чигә. Бу эш басканнан да күбрәк вакытны ала икән.
Аның башмаклары һәрберсе үзенчәлекле, формалары да, бизәкләре дә күз явын алырлык. Беренче кул эшләрен сеңлесенә, каенсеңлесенә бүләк иткән ул. Күргән-белгән кешеләр, кызыгып, заказ бирүчеләр дә бар икән. Шушы 4 ай эчендә барлыгы 15 пар башмак баскан Рима апа.
Табигый материалдан кул белән баскан башмаклар җылы, җиңел һәм сәламәтлек өчен бик тә файдалы.
Тормыш иптәше Зиннур абый да, аның бу шөгылен хуплап, үзенең киңәшләре белән ярдәм итә.
“Эшләгән эшне күрүче, мактаучы булганда, күңел тагы да үсеп китә бит ул”, – ди Рима апа.
Зиннур абый үзе дә алтын куллы кеше, кулыннан килмәгән эше юк. Гөл-чәчкәләр өчен ротанг материалыннан матур гөл савытлар үрә ул.
Кышкы озын кичләрдә, парлап, кул эшләре белән мәшгуль Шәмсетдиновлар: сөйләшә-сөйләшә һәркем үзенең яраткан эшен башкара.
“Вакыт үткәнен сизмибез дә, ярты төнгә кадәр утырабыз”, – диләр алар, елмаеп.
Ә ял, бәйрәм көннәре аларның өйләре балалар, оныклар белән гөрләп тора. Рима апа белән Зиннур абыйның ике кызлары, бер уллары, 4 оныклары бар. Әби-бабайларының иркен зур өйләрендә рәхәтләнеп ял итәләр, серләшәләр, сыйланалар. Балаларның, исән-сау булып, шулай бергә җыелуы – әти-әни өчен үзе зур бәхет.
Эльвира Әхмәтҗанова
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев