Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы халкында диспансеризация үтүгә уңай караш

Соңгы елларда диспансеризация үткәрүгә игътибар артты. Аның мөһимлеген табиблар һәрвакыт искәртеп тора. Ул төрле авыруларны алдан кисәтү, булдырмый калу һәм вакытында дәвалау чараларын күрүне үз эченә ала. Нәкъ менә шуңа күрә диспансеризация бүген иң әһәмиятле профилактик чараларның берсе санала. “Баулы-информ” корреспонденты Исергәптә фельдшер-акушерлык пунктында авыл халкының диспансеризация үтү вакытында барды.

Диспансеризация процессы гражданнарның ризалыгын алганнан соң башлана. Аның максаты – йөрәк-кан тамырлары, онкология, диабет, үпкә һәм башка хроник авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.
Белгечләр әйтүенчә, күп кенә җитди чирләр симптомсыз уза. Кеше үзен сәламәт дип саный, әмма организмда куркыныч үзгәрешләр башланган була. Диспансеризация менә шул астыртын чирләрне вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.

 – Исергәп авылында 909 кеше яши бүгенге көндә. Шуның 80 процентын без диспансеризация үткәрергә тиешбез, – дип аңлатып сөйләде фельдшер-акушерлык пункты мөдире, шәфкать туташы Гүзәл Гәрәева. – Бу эш ел саен алып барыла. Халыкны медпунктка чакырабыз. Йөри алмаганнарын өйләренә барып үткәрәбез. Диспансеризациянең мәгънәсе шул – халыкның чирләрен вакытында табып, шулар өстендә эшләү. Күбрәк шикәр чире табыла. Аларны учетка алып, алар белән эшлибез. Онкология табыла. Хатын-кызларны маммография үткәрәбез, маммография машинасы авылга да килә. Диспансеризация вакытында районга җибәрәбез. Төрле авырулар табыла, вакытында чара күрелә. Беренче стадия онкология күренә, шулай итеп хатын-кызларыбызның исәнлеген саклап калабыз.

Халыктан алынган анализларның барысы да районда һәм кайберләре Казан лабораторияләре аша тикшерү үтә.  Авыл халкы диспансеризация үтүгә җаваплы карый.

– Кан анализларын алабыз, ЭКГ эшлибез, хатын-кызларны карыйбыз – бөтен эшне бетерергә тырышабыз, – ди Гүзәл Тимерҗан кызы. – Диспансеризациягә көненә 20 кеше чакырбыз. Шуларны көнендә үткәрергә тырышабыз.

Исергәптә яшәүче Рәфис Хәбибуллин да бүген чакыру буенча килгән. Диспансеризацияне авылда гына үтүнең уңай якларын әйтте.

 – Бик уңай, бик җайлы. Поликлиникага барып чират торасы юк, – ди Рәфис Хәбибуллин. – Медсестраларыбыз, фельдшерларыбыз бик яхшы апалар. Мин шушы авылда туган кеше булгач, алар мине туганнан алып, минем бүгенге көнгә кадәр сәламәтлегемне күзәткән шәфкать туташлары. Авыру тарихын да яхшы беләләр алар. Бөтен әйберне көйләп, сөйләп, диспансеризация үткәреп, анализлар алып, аны алып кайтып, безгә тагын кат-кат аңлатып бирәләр. Кирәк булганда, дәвалау курслары язалар, уколлар бирәләр. Безгә бик җайлы. 

Озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Гөлфия Сәлимова ЭКГ үтүнең дә мөһимлеген ассызыклады. Пациентның күзендәге кан басымын үлчәгәннән соң, ЭКГ ясарга тотынды.

Диспансеризация бушлай үткәрелә. Тикшерүгә берничә сәгать вакыт сарыф итү – еллар буе сәламәт яшәү мөмкинлеге дигән сүз.

 

Фото: Булат Минәҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев