Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы ветеранын котлаганнар

Мортаза авылында яшәүче ак әбиләренең берсе, тыл ветераны Рәсимә Галимовага 95 яшь тулган. Аны олуг юбилее белән җирлек җитәкчелеге дә котлаган.

Рәсимә Хәмидулла кызы Мортаза авылында туып үсә, яшүсмер вакыты Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әтисе сугышка киткәч, кыз җилкәсенә күп авырлыклар туры килә. Ул учётчик та була, урман да кисә.

 “Урман кисүләре бигрәк тә авыр иде”, – дип искә ала юбиляр.

Рәсимә апа, тормыш иптәше Зөфәр абый белән матур итеп гаилә корып, ике бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Зөфәр абый белән улы Дамир инде мәрхүм.

Хәзерге вакытта юбиляр туган авылында кызы Дамира карамагында яши. Дамира апа, бар тырышлыгын, назын биреп, газиз әнисен тәрбияли. Рәсимә апаның биш оныгы һәм унбер оныкчыгы бар. 95 яшьлек олуг юбилеен да балалары, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә билгеләп үткән.

“Баулы-информ” редакциясенә Мортаза китапханәчесе Илзия Латыйпова хәбәр иткәнчә, юбилярны котларга Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов та килгән. Ул Рәсимә апага чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән һәм шәхсән үзенең исеменнән бүләкләр тапшырган. Юбилярны шулай ук җирле ветеранннар советы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, мәдәният йорты һәм китапханә вәкилләре дә гомер бәйрәме белән тәбрикләгәннәр һәм изге теләкләрен җиткергәннәр.

Фото: Мортаза авыл китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев