Баулы мәктәпләре горурлыгы
Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында район мәктәпләрен тәмамлаучыларга “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләрен тапшыру тантанасы булды. Быел хезмәт һәм тырышлыкны символлаштырган кадерле бүләкләрне 102 укучының 27се алды.
Беренче һәм икенче дәрәҗәдәге медальләр уку барышы чоры дәвамында ирешкән уңышлары өчен бирелде. Бәйрәм матур һәм символик чыгыш белән башланып китте. Сәхнәдә район мәгариф оешмаларының укучылар үзидарәсе активистлары чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар өчен вальс биеделәр, бәйрәмгә тантаналы төсмер өстәделәр.
Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 2нче мәктәп укучыларының уңышларын аеруча билгеләп үтте. Аларның нәтиҗәләре районның чын горурлыгына әверелде. Рус теленнән БДИда иң күп 100 балл җыйган Вита Ченцова; профильле математикадан 100 балл җыйган Артур Шабутдинов; физикадан 100 балл җыйган Аделя Фәррахова югары әзерлек күрсәттеләр.
Медальләр, грамоталар һәм истәлекле сыннар тапшыру өчен сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең әти-әниләре белән менде. Укучы балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга керткән бәяләп бетергесез өлешләрен әйтеп, бүләкләр шулай ук педагогларга да тапшырылды. Барлык педагоглар коллективы исеменнән җылы котлау сүзләре белән 7нче мәктәп директоры Нәфисә Латыйпова чыгыш ясады. Мәктәпне тәмамлаучы укучының әнисе Олеся Шабутдинова әти-әниләр исеменнән җыелучыларга мөрәҗәгать итте. Кичәне бизәгән музыкаль бүләк “Парадиз” вокал студиясе чыгышы булды. “Хезмәткә дан” редакциясе котлауларга кушыла һәм барлык чыгарылыш укучыларына уңышлар, яңа җиңүләр һәм олы тормышның якты башлангычларын тели!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев