Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы кызы “Илһам чишмәсе” фестивалендә катнашты

Сарманда “Илһам чишмәсе” исемендәге VI нчы Төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы һәм йомгаклау кичәсе узды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы иганәчеләр ярдәме белән оештыра.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгенең максаты: татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү. Шулай ук, иҗади үсеш, җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру, җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү бурычы да бәйгенең нинди югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә һәм билгели. Быелгы бәйге бер номинациядә үткәрелде. Катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан бер халык җырын һәм бер татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җырларны башкарырга тиеш иде.

Быелгы бәйгедә хәтта Казахстан, Алмания, җиде регион һәм Татарстанның 24 районыннан йөздән артык җыр сөюче балалар һәм яшьләр катнашты. Шулар арасыннан 27 катнашучы сайлап алынып, бәйгенең икенче турында, ә инде лауреатлар һәм гран-при иясе гала-концертта чыгыш ясадылар.

Әлеге бәйгедә Баулы кызы Дарина Шилова да катнашты. Бөтен җирдә өлгер, уңган, спорт сөючән, укуда алдынгы кыз бу фестивальдә өченче тапкыр катнаша. Килгән саен жюридан югары бәя ишетә һәм призлы урыннар яулый.

– Мин балалар балалар бакчасына йөргәндә үк бик күп бәйгеләрдә катнашып килдем, – дип сөйли Дарина. – Баулыга яшәргә күчкәч тә, Ганс Сәйфуллин исемендәге сәнгать мәктәбендә өстәмә белем ала башладым. Җырларга бик яратам. Остазым Фира Тимербаева  һәм якыннарым, шулай ук үз тырышлыгым белән бик күп конкурсларда җиңүгә ирештем. Бүгенге бәйгегә мин “Гөлләр үсә” һәм “Гөлмәрьям” җырлары белән катнаштым. Кая гына барсам да, мине якыннарым озата бара, минем өчен җан атып торалар. Ә бүген мин әтием, апам, һәм дәү әнием белән килдем.

Быелгы фестивальдә Дарина махсус бүләккә ия булды. Бәйгедә катнашучылар һәр елдагыча бәйгедән илһам алып, танышып, аралашып, иң мөһиме тагын да күбрәк тәҗрибә алдылар.

Фото: Римма Яруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев