Баулы юбиляры: “Авырлыклар, кайгылар күрсәм дә, яшисем килеп яшим мин”
Баулыда гомер итүче Фәүзия Исмәгыйль кызы Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге ветеранны өенә барып тәбрик итте.
Фәүзия апа ятим балачак, авыр яшьлек елларын үткән. Шулай булса да, күңеле тупасланмаган, дөньяга үпкәләми, ә киресенчә, тормышның “якасына ябышып” яшәгән.
– 1936 елгы мин. Матур җәйнең 26 июнендә туганмын. Әнием миңа ике яшь ярым вакытта баладан өзлегеп үлеп киткән. Миннән соң туган ир бала 13 көнлек булгач, әнием үлгән. Ә әниебез үлгәч тагын 13 көннән теге бала да үлгән, – дип ачы язмышының бер мизгеле белән бүлеште Фәүзия апа. – Әтиемнең бер як кулы-аягы гарип иде. Мин әтием белән берүзем калганмын. Кайчанрактыр инде, Башкортстанның Турай авылыннан әтиемә хатынлыкка Фәүзелнәҗәт исемле бер кыз килгән. Әтием белән бергә ул мине үстерде. Аларның тагын уртак өч баласы булды.
Сугыш чоры балалары язмышына хас булганча, Фәүзия апа да авыр эшләрдән читтә калмаган. Ачлык, ятимлек һәм ялангачлык аны бала чагыннан мәхрүм иткән.
– Яшьтән үк колхозга эшкә йөрдек. Стажыма да өч елы керде, – ди юбиляр. – Печән җыюдан башлап, икмәк җыйганга кадәр эшләтәләр иде. Аннары басуларга башаклар җыюга да йөрттеләр безне. Эшнең барсын да эшләдек. Элек заманда эшләтәләр иде, эшләргә кирәк иде. Авыр заман булды, әтием дә гарип булгач, әнинең дә кәсебе юк иде, җиңел үсмәдем. Шул черек бәрәңге җыеп кайттып, үләннәр белән ашап үстек.
Фәүзия апа укыганда ук тырыш, үҗәт була. Ничек кенә булса да, тормышта үз урынын табарга омтыла.
– Ярлы идек, бик начар киенә идем, авторитет бик юк иде, әткәй гарип, ул көтүче генә булып эшләде. “Көтүче кызы” диеп кенә йөртәләр иде мине. Хәзер генә ул көтүчеләргә бернинди начар сүз юк. Ярлы үстем инде, – дип көрсенә Фәүзия апа.
Фәүзия апа яше дә җитмәс вакыттан ук төзелешкә эшкә китә. 2-3 ел төзелештә эшли. Аннары вербовкага язылып, үзе теләп Мәскәүгә китә. Анда ике ел дәвамында төзелештә эшли. Буыннары да ныгып җитмәгән кызны кызганып, табель тутыручы итеп билгелиләр. Бер ел табельщица булып эшли. Аннан кайтып почтага вакытлыча эшкә керә. Вакытлыча дигән һөнәрендә Фәүзия апа 40 ел эшли. Кызганычка каршы Фәүзия апага бала кайгылары да күрергә туры килгән.
Сугыш чоры баласы, хезмәт втераны Фәүзия апаны юбилее уңаеннан оныклары тәбрик иткән, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Сәфиуллинның килүе, юбилярның бәйрәмен тагын да күңеллерәк иткән.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев