Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

“Абунә бүләк ит!” акциясе дәвам итә

“Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу чорында “Абунә бүләк ит!” акциясе старт ала. Аның асылы ветераннарны, күп балалы гаиләләрне, өлкән буын кешеләрен район газетасына яздырудан гыйбарәт. Бу игелекле эшкә район башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев та кушылды, ветеран Әнис Галиевны район газетасына яздырды.

Баулы информ”ның абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина администрация бинасында атналык киңәшмә башланганчы район газетасына язылуны оештырды. Җитәкчеләр үзләре генә язылып калмыйча, якыннарын, оешма ветераннарын да яздырдылар. Район башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев ветеран Әнис Галиевны яздырды, шулай итеп ул “Абунә бүләк ит!” акциясендә катнашты.

– Әнис Зәкиевич белән мин күп еллар Пенсия фонды идарәсендә эшләдем, шуңа күрә аны район газетасына яздырырга булдым. 2026 елда аның юбилее, шундый кечкенә бүләк ясарга теләгән идем, ә алга таба яздыруны тагын дәвам итәчәкмен. Баулы яңалыкларын укысын һәм белсен, – дип уртаклашты Станислав Николаевич. – Баулы районы газетасын мин инде күп еллар даими алдырам, редакция тарафыннан оештырылган “Абунә бүләк ит!” акциясендә катнашып, якыннарымны да яздырам. Район газетасы безгә якын, анда үз мәкаләңне җибәрергә, яңалыкларны белергә була, Баулы кешеләре турында кызыклы мәкаләләр дә басыла. Район газетасы – безнең газета ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев