Укропны дөрес үстерү тәртибе
Кайбер бакчачылар укроп начар чыгуына, яки буйга китүенә зарлана. Мул уңыш алу өчен, аны ашламалы түтәлгә утыртырга кирәк
Тик түтәл караңгы урында булырга тиеш түгел. Ашламаның иң яхшысы — череп кара туфракка әйләнгән тирес. Тырмалган түтәлгә 2 сантиметр тирәнтә кечкенә буразналар (аралары 15-20 сантиметр) сызып, җылымса су сибәргә. Укроп орлыкларын буразналарга сипкәч, аларны торф, черемә яки коры туфрак белән күмдерергә кирәк. Соңыннан буразналарны уч төбе белән тыгызлап чыгарга кирәк, түтәлгә су сипмәсәң дә була. Укроп утыртасы җиргә известь, көл кертергә ярамый, андый урында яшел тәмләткечләр начар үсә һәм кызара. Артык сулы җирдә дә укроп үсми, саргаеп кына утыра. Аны ел саен бер урынга чәчәргә ярамый, шулай ук, сельдерей, тмин, фенхель, кервель, петрушкадан соң утыртырга киңәш ителми. Иң килешкәне — кыяр һәм кәбестә урыны, бу очракта укроп куе булып үсәчәк һәм мул уңыш бирәчәк. Өстәлегездә гел генә яңа яшел уңыш булсын дисәгез, укропны 15-20 көн саен чәчеп торыгыз.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев