Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Сәламәт булу серләре

Галимнәр сәламәт булу өчен күпме йокларга кирәклеген ачыклаганнар.

Кытай нейробиологлары командасы 500 мең кешенең мәгълүматларын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән: йокының идеаль формуласы – тәүлегенә 6 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр.

Организмның тернәкләнүе һәм авырулар белән вакытыннан алда картаю куркынычы кимесен өчен нәкъ менә шуның кадәр вакыт кирәк.

Шул ук вакытта 6 сәгатьтән кимрәк яки 8 сәгатьтән артык йоклау да безгә каршы эшли – тән тизрәк картая башлый.

Әйе, бу тикшеренү йокының сәламәтлеккә йогынты ясавын 100 процентка исбатламый (бәлки, киресенчә, сәламәтлекнең торышы йокыга йогынты ясыйдыр). Әмма шулай да белгечләр 6–8 сәгать йоклауны иң кулай вакыт дип саный.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев