Рәвәҗдән кайнатма
Рәвәҗне (ревень) төрлечә кулланырга була. Аның кайнатмасы чәй белән эчәргә дә тәмле, пироглар пешерергә дә, десертлар әзерләү өчен дә яхшы. Пирогларга чи килеш кушканда ул кузгалак тәмен хәтерләтәчәк.
Рәвәҗдән кайнатма ясар өчен бер килограмм рәвәҗ сабагы һәм 800-900 грамм шикәр комы кирәк була.
Рәвәҗ сабакларын юып әрчергә һәм турарга кирәк. Туралган сабакны шикәр комы белән болгатып 2-3 сәгатькә каплап куярга, бу вакытта ул үзенең согын бүлеп чыгара. Сак кына болгатып 5-6 минут кайнатабыз, күбеген җыеп алабыз. Уттан алып торабыз да, бераз суынгач тагын 5-7 минут кайнатабыз. Әзер кайнатманы стерильләштергән банкаларга салабыз.
Кайнатма рәвәҗнең төсенә карап кызыл, сары һәм яшкелт төстә булырга мөмкин.
Рәвәҗ шулай ук әфлисун, җиләк белән дә “дус”, шуңа күрә курыкмыйча әфлисун яки җиләк тә салырга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев