Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Психолог киңәшләре

Негатив әйберләр негатив ситуацияләрне үзенә тарта

Кер эзләргә, гаеп тагарга ашыкмагыз: без еш кына вакыйгаларны, башкаларның уй-ниятләрен дөрес бәяләмибез, иллюзияләр тудырып, мөнәсәбәтләрне җимерә башлыйбыз.

Юктан да трагедия ясамагыз: вак-төяк күңелсезлекләрне купайтып, дөнья беткән кебек кыланмыйлар.

 Катгый кагыйдәләрдән баш тартыгыз: үзегез уйлап чыгарып куйган нормалар стресска һәм үзеңне гаепле итеп тоюга китерә, ирекле булуга комачаулый.

Позитив телдә аралашыгыз: тәнкыйтькә корылган негатив лексикон шундый ук фикер сөрешен формалаштыра.

 Реалист булыгыз: гел камиллеккә омтылу яхшы әйберләр өчен сөенүдән дә мәхрүм итә, үзеңнән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән гел канәгатьсез йөрисең.

Гомумиләштермәгез: берничә хатагыз яки уңышыгыз гына сезнең киләчәкне билгеләми әле.

Бөтен нәрсәне үзегезгә кабул итмәгез: күпчелек кеше гадәттә үз эшләре белән мәшгуль була, сезнең хакта уйлап та карамый.

Позитивка урын калдырыгыз: негатив әйберләр негатив ситуацияләрне үзенә тарта, нәтиҗәдә реаль чынбарлыкны бозып кабул итәсең.

 Бүгенге, хәзерге белән яшәгез: һәрвакыт үткәннәр турында уйлап, элеккеге проблемаларны һәм үпкәләрне искә төшереп яшәсәгез, узган тормышыгыз авыр кичерешләр генә китерер.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев