Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Помидорларның яшел масса үстерүен туктату өчен өч ысул

Помидорлар куе яфрак үстерә, ә җимешләре азмы? Моның белән көрәшүнең берничә ысулы бар.

Үсемлеккә бераз стресс ясау

Помидорларга берникадәр вакыт су сипмичә торырга, яфраклары аз гына шиңеп, салынып төшкәнче көтәргә кирәк. Аннан соң су сибәргә һәм янәдән шундый ук ысулны 2-3 тапкыр кабатларга.

Нәтиҗәдә үсемлек стресс кичерәчәк һәм тупланган барлык файдалы матдәләрне яфракларга түгел, ә җимешләргә юнәлтәчәк.

Туклану схемасын үзгәртү

Азотлы ашламалар кертүне туктатырга кирәк.

Калийлы яки фосфор-калийлы ашламалар куллану яхшырак.

1 нче вариант
10 литр суга 20-25 грамм калий сульфаты кушып тукландырырга.

2 нче вариант
Калий монофосфаты кулланырга. Аның составында фосфор һәм калий гына бар. 10 литр суга 20-25 грамм җитә. 🪴

Әгәр бер атнадан соң да куе яшел масса үсү дәвам итсә, өстәмә тукландыруны кабатларга мөмкин.

Һәм, әлбәттә, кискен ихтыяҗ булмаса, үсемлекләргә артык су сипмәү яхшырак.

Магний сульфаты куллану

Магний томатлар өчен бик мөһим. Аның җитмәве фотосинтезны начарайта, ә җимешләр бәйләнү тоткарлана.

Өстәмә тукландыру өчен:

10 литр суга 2 аш кашыгы магний сульфаты кушарга һәм һәр үсемлек төбенә сибәргә.

Иң яхшысы — коры җиргә сибү.

Бер куакка кимендә 1 литр эремә кирәк.

Магний сульфаты белән бер тапкыр тукландыру да актив чәчәк атуны, җимеш бәйләнүне һәм уңыш формалашуны яхшыртырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев