Помидор үсентеләренә ярдәм
Һәвәскәр бакчачылар, яшелчә-җимеш үстерергә яратучыларның “кызу” эш көннәре башланды. Мул уңыш алу өчен сәламәт үсентеләр булдыруны сөйләп тору да артык булыр. Шулай да чыгымнарсыз гына да моңа ирешеп була.
Помидор үсентеләре авыруларга бирешмәсен, калын сабаклы, нык булып үссеннәр өчен кул астында гына булган тукландыру ысулларын да кулланырга була. Мәсәлән, йод эремәсе. Өч литр суга бер тамчы йод өстәргә. Эремәне өстән сиптерергә була. Бер тапкыр тукландыру җитә. Мондый су помидорның яшь үсентеләрен гөмбәле чирләрдән саклый, үстерә. Шулай ук тәҗрибәле бакчачылар гади агач көленең дә шифасын яхшы беләләр. Көл төнәтмәсе ике литр кайнар суга бер стакан агач көле салып, бер тәүлек төнәтеп ясала. Ун литр булганчы су кушарга һәм үсентеләргә сибәргә. Иң күбе айга ике тапкыр болай тукландырырга мөмкин. Ул сабакны калынайта, тамыр системасын ныгыта, чирләрдән саклый. Суган кабыгы төнәтмәсе. Ике литр кайнар суга бер стакан суган кабыгы кушып, бер тәүлек төнәтергә. Ун көнгә бер тапкыр үсентеләргә сиптерергә була. Мондый төнәтмә үсемлекләрне корткычлардан саклый, ныгыта.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев