Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Ни өчен лимонны кайнар чәйгә салуның файдасы юк?

Лимонны кайнар чәйгә салмау хәерлерәк, чөнки андагы С витамины югары температурада таркала.

Белгеч сүзләренчә, кыштан язга күчкәндә кеше организмында бик күп микронутриентларга, шул исәптән С витаминына да кытлык башлана. Бу витамин лимонда бар, һәм аны күпләр чәйгә сала.

«С витамины югары температураларда таркала. Без С витаминын беркайчан да ниндидер кайнар ризыкларга салмыйбыз. Чөнки аны кайнап торган шулпага салсаң, берникадәр вакыттан аннан берни дә калмаячак. Шуңа күрә, лимон телемен кайнар чәйгә салсагыз, тәмнән кала бернинди файда да алмыйсыз», – дип аңлата табиб.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев