Кычыткан ашы
Яз җиткәч иң беренче булып кычыткан чыга. Аның файдасын бар кеше дә беләдер. Сезгә кычыткан ашы пешерү ысулын тәкъдим итәбез
Кычыткан элек әби-бабаларыбызны ачлыктан коткарып калган булса, хәзер аны К, В2, В3 витаминнарына бай булганлыктан ашарга кушалар. Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы ашап калырга кирәк диләр.
Сезгә аны пешерү ысулын тәкъдим итәбез. Аның өчен 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2-3 бәрәңге, 2 йомырка, каймак кирәк.
Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2-3 минутка кайнап торган суга салып алабыз да өстенә салкын су коябыз. Суы саркыгач, кычытканны вак итеп турыйбыз.
Суган һәм кишерне табада үсемлек мае белән кыздырып алабыз. Кәстрүлдә башта бәрәңгене пешереп алабыз. Соңрак кыздырылган кишер белән суган, алар пешеп чыккач, кычытканны салабыз.
10 минут чамасы пешергәч, сүндерәбез. Ашка пешкән йомырканы турап сабыз. Шулай ук ашка башка тәмләткечләр, кузгалак та өстәргә мөмкин. Табынга җиргәндә каймак салып бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын.
Кычыткан дару да
Кычыткан чүп үләне генә түгел, белеп кулланганда дару да. Кычыткан яфрагы К, В2, В3 витаминнарына бай. Аның составында шулай ук дуплау матдәләре, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл бар.
Кычытканның файдалы үзлекләренә килгәндә, аңарда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, аны кан китүне туктаткыч буларак файдаланалар. Аналыктан һәм борыннан кан киткәндә, даруханәләрдә сатыла торган сыек экстрактын кулланалар. Төнәтмә дә әзерләргә була. Моның өчен 1 стакан кайнар суга 15 гр вакланган яфрак салып, 10 минут төнәтәләр һәм суытып, көнгә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
Ревматизм вакытында кычытканның согы файдалы, аны көненә өч тапкыр бал белән яртышар стакан эчәләр.
Кандагы шикәр күләмен киметү өчен, яңа җыеп алынган ике аш кашыгы кычыткан яфрагын вак итеп турап, бер стакан кефирга салып, көненә 1-2 стакан эчәләр.
Үт куыгында таш булганда, яфракларны сыгып ясалган сокны көненә 2-3 тапкыр берәр чирек стакан (яки һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы) эчәләр.
Рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев