Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Карлыган яфрагы файдалы

Карлыган яфрагы — сәламәтлек өчен файдалы икәнен белеп безнең әби- бабайларыбыз да кулланганнар. Гадәттә аны чәй итеп яки чәйгә кушып эчәләр.

Карлыган яфрагы витаминнарга бай. Анда C, B төркеме витаминнары, флавоноидлар, минераль матдәләр (тимер, калий, магний, марганец) күп. Карлыган яфрагы салынган чәй ялкынсынуга каршы тәэсир итә. Ул эч китү, ашказаны-эчәк тракты авырулары, буын авыруларын булдырмый калырга мөмкин. Бөерләр эшчәнлеген яхшырту, шешләрне бетерергә дә карлыган яфрагы чәе ярдәмгә килә, иммунитетны ныгыта, салкын тию һәм вирус авыруларыннан саклый, кан басымын контрольли – гипертониядә файдалы. Гади кара карлыган яфрагы хәтта картаюны әкренәйтергә дә сәләтле.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев