Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Эсседә кан басымы күтәрелсә...

Табиб-диетолог ни өчен кыяр суты эчәргә киңәш итә?

Кыяр — безнең илдә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Бу яшелчә нәрсәсе белән файдалы һәм аны ничек куллану яхшырак булуы турында табиб-диетолог.
"Кыяр калийга бай, ул артык суны чыгара. Бу аның төп казанышы", — дип билгели белгеч.
Кыяр сутыннан ясалган эчемлек гипертониядән җәфа чигүче кешеләрдә артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә, ди диетолог. Ул мондый "лимонад"ны ничек әзерләргә кирәклеген дә аңлатты.
"Әгәр кыяр сутын минераль су белән яртылаш кушсак, бөтнек һәм әфлисун өстәсәк, салкынча лимонад килеп чыга. Эсседә шул рәвешле кан басымын киметергә һәм үзеңне яхшырак хис итәргә мөмкин", — ди ул.
Әмма кибетләрдә сатыла торган яшелчәләрдә кайчагында файдалы гына түгел, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр дә була, дип кисәтә диетолог. Шуңа да сатып алынган кыярны кабыгыннан чистартырга кирәк.
"Ашлама составына кергән нитратлар һәм химик матдәләр нәкъ менә шунда туплана. Кабыгыннан чистарткач, чиста, сыйфатлы яшелчә кала", — дип белдерә диетолог.
Химикатлар кулланмыйча үстерелгән кыяр сәламәтлеккә файда гына китерәчәк, дип саный ул.
"Яңа гына түтәлдән өзеп алган кыяр иң файдалысы булачак, чөнки без утыртканда нинди ашламалар куллануыбызны һәм бернинди химия булмавын төгәл беләбез. Шулай ук су сибү күләмен дә контрольдә тотабыз, чөнки аңа кыярның составы, анда күпме минераллар булуы нык бәйле", — дип аңлата табиб.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев