Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Бүлмә гөлләрен ничек дөрес тәрбияләргә

Спатифиллум яфракларының салынып төшүенең берничә сәбәбе:

Дөрес су сибү сипмәү. Спатифиллум уртача дымлы туфракны өстен күрә, ләкин артык суны күтәрә алмый. Туфракның артык дымлануы тамырларның черүенә, ә артык кибүе яфракларның сусызлануына китерергә мөмкин.

Яктылык җитмәү. Үсемлек таркау яктылыкны өстен күрә, ләкин туры кояш нурларына түзми. Әгәр спатифиллум артык караңгы урында булса, аның яфраклары корый башларга һәм  яшел төсләрен югалтырга мөмкин.

Яраксыз температура. Спатифиллум җылылык сөюче үсемлек, ул 18 °С тан 25 ° C ка кадәр диапазонда температураны өстен күрә. әгәр бүлмәдә артык салкын булса яки үсемлек үтәли җил булган урында торса, бу яфракларның шиңүенә китерергә мөмкин.

Күчереп утыртудан соң стресс кичерә. Күчереп утыртканнан соң яфраклар корый һәм салына башларга мөмкин, чөнки үсемлекнең тамыр системасы яңа шартларга җайлашу өчен күпмедер вакытка мохтаҗ.

Корткычлар һәм авырулар. Кайвакыт яфракларның шиңүенә пәрәвез талпаннары, мучнистый червец яки калканчык кебек корткычлар сәбәпче булырга мөмкин. Авырулар, мәсәлән, тамыр черү яки соры черү (серая гниль) шулай ук шиңүгә китерә.

 

Проблеманы хәл итү өчен тәкъдим ителә:

 

Су сибүне җайларга. Чүлмәктәге туфракның дымлылыгын тикшерегез. Әгәр ул артык коры булса, үсемлеккә мул итеп су сибегез һәм дренаж тишекләре аша артык су агып чыгарга тиеш. Агып чыккан суны түгәргә. Әгәр туфрак артык дымлы булса,  өске катлавы кипкәнче су сибүдән тыелыгыз. Киләчәктә туфракны уртача дымлы тотарга тырышыгыз.
Дөрес яктыртуны тәэмин итәргә. Спатифиллумны яктырак урынга күчерегез, ләкин аңа туры кояш нурлары эләкмәсен. Әгәр үсемлек көньяк тәрәзәдә төбендә торса, аңа туры кояш нурлары төшмәсенгә күләгә ясарга кирәк.
Үсемлеккә күчереп утыртканнан соң рәткә керергә вакыт бирергә. Күчереп утыртканнан соң яфраклар корый һәм салына башларга мөмкин, чөнки үсемлекнең тамыр системасы яңа шартларга җайлашу өчен күпмедер вакытка мохтаҗ. Дөрес каралса, үсемлек берничә көн яки атна эчендә рәткә керәчәк.

Фото: Гөлнара Нәбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев