Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Баулылар теплицада үстерү өчен помидор утырта

Теплицага утыртыр өчен салкынга һәм авыруларга чыдам сортларны сайларга кирәк. Кайбер тәҗрибәле бакчачылар теплицага помидор, борыч үсентеләрен апрель урталарында ук чыгарып утырталар. Тик моның өчен үсентеләр нык, салкынга һәм авыруларга чыдам булырга тиеш. Андый үсентеләр үстерү өчен орлыкны да дөрес сайлый белү мөһим.

Гадәттә, теплицаларда помидорның индетерминант ягъни озын булып үсә торган  типтагысын үстерәләр. Аларның помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Аеруча җәйге салатлар, бутербродлар өчен яхшы алар. Бу типтагы помидорлар ике метр озынлыкка кадәр үсә. Шуңа күрә, аның артык сабакларын кисеп, бер-ике сабак кына калдыралар. Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга теплицада “Розовая мечта”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант” кебек сортларны үстерү отышлы булачак. Аларның помидорлары эре була һәм уңышны да күп бирә. Үсентеләр өчен табигый стимулятор сыйфатында тәҗрибәле яшелчә үстерүчеләр алоэ согын да кулланалар. Чара җиңел һәм тиз эшләнә, ә иң мөһиме – аңа акча сарыф итәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев