Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Баулы хуҗабикәләренә киңәшләр

Яз җиткәч, хуҗабикәләр йортларны, фатирларны тәртипкә кертә. Беренче чиратта, тәрәзәләр, челтәрләр юыла. Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез

Әгәр челтәрләр каты тузанланган икән, аларны иң элек салкын суга батырып торырга кирәк. Су сап-салкын булырга тиеш . Кер порошогы, сабын салырга ярамый.

Салкын суда берничә сәгать батырып торганнан соң, челтәрне кер машинасына салыгыз. Анда да су 30 градустан кайнар булмасын.

Челтәрдә артык пычрак таплар бар икән, аларны алдан кер сабыны белән ышкыгыз . Майлы тапларны ак төстәге кер сабыны яхшы ала .

Сабын белән юганнан соң челтәрне башта чайкатыгыз. Аннан соң гына кер машинасына салып юыгыз.

Ә челтәрләр ап-ак булсын дисәгез, машинада юганнан соң тозлы суга салып торыгыз. 3 литр суга 5-6 аш кашыгы тоз салып, яхшылап эретегез һәм шул суга берничә сәгатькә челтәрне салып куегыз  Су җылымса булырга тиеш

Әгәр дә челтәрне суга юганчы салсагыз, аның тузаны һәм пычрагы сеңәчәк кен.

Тозлы судан соң челтәрне кабат кер машинасына салып, кыска циклда юып алырга . Порошок урынына 9 процентлы 70-100 мл аш серкәсе салырга онытмагыз . Ул җепселләр арасында калган пычракларны чыгарырга ярдәм итә һәм челтәрләрне ялтырап тора торган ясый.

Челтәрләрне водород перекисе белән дә агарталар. Моның өчен 1:3 чагыштырмасында перекись һәм су алына. Губка яисә чүпрәкне шул суда чылатып, челтәрне сөртегез һәм берничә минутка калдырыгыз . Аннан яхшылап, җылымса суда чайкатып алыгыз.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев