Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Яхшы уңыш алу өчен берничә киңәш.

Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.

“Язның бер көне ел туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге яисә каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Быел мартның соңгы көннәре бик җылы булды, синоптиклар апрельдә дә җылы һава торышы вәгъдә итә, алдагы көннәрдә һава температурасы көндез 18-20 градуска кадәр җитәчәк, дигән фаразлар бирәләр. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.

Ай календаре буенча тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утырту яхшырак. 10, 19, 22, 23, 29, 30 апрель, 2, 6, 7, 19, 20, 26, 27, 28, 29, 30 май бәрәңге утырту өчен уңышлы көннәр санала.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев