Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Бакчачыларга киңәшләр

Баулы бакчачыларына берничә киңәш тәкъдим итәбез

Помидор үсентесен утыртканда, чокырчыкка бераз салам куеп калдырыгыз. Үсемлек тамырына һава тизрәк һәм күбрәк киләчәк.

Кыяр орлыгын утыртканчы, ике атна кояшта җылытыгыз. Бу мөмкин булмаганда, капчыкка салып, батарейга элегез. Ике сәгатькә кайнар су тутырылган термоска да салып тора аласыз. Сулы стаканга тоз кушып, шуңа орлыкларны салыгыз. Өскә күтәрелгән орлыклар утыртырга яраклы түгел. Калганнарын яхшылап юып, марганцовка эремәсендә тотыгыз.

Баллы борычка көл суы файдалы (1 чиләк суга 250 гр көл салып, 1 атна тотыгыз).

Кояш чыкты дип, кышка каплап куйган роза куакларын “чишендерергә” ашыкмагыз. Аларны көн дә аз-азлап кына салдырыгыз. Төп каплагычны алып, тукыма яки чыршы ботакларын калдырып торыгыз. Моны яңгырлы көндә яки кич белән эшләү хәерле, чөнки кояш нурлары аларны яндырып алырга мөмкин.

Үсентеләр тора торган тәрәзә алларын эт һәм мәчеләрне юа торган борчага каршы шампунь белән юыгыз. 10 литр суга 1 аш кашыгы шампунь җитә. Бу катнашма үсентеләрне корткычлардан саклый.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев