Бакчачыга киңәш
Бакчачыларның кызу эш чоры. Борынгылар әйтмешли “Язның бер көне – ел туйдыра”. Тәрәзә төбендә төрледән-төрле үсентеләр, теплицага күчергәннәрен тәрбиялисе, бакчадагы ачык җирләрне дә кояш ныгытып карый башлаганчы әзерләп өлгерергә кирәк. Аннан тыш агач-куакларны карыйсы... Шуңа күрә дә татлы борычларны үстерү буенча берничә киңәш комачау итмәс.
Борыч үсәр өчен оптималь температура – ул 20-25 градус җылылык. Борычны ачык грунтка утыртканда, парник ясап, аларны материал белән капларга кирәк. Бу аларга тиз үсеп китәр өчен уңайлы шартлар тудырачак.
Борычларны ачык җиргә утыртканнан соң, тукландыруны өч мәртәбә башкарырга кирәк. Беренче тукландыру – үсентеләрне утырткач ике атнадан соң, икенче тукландыру – борыч чәчәк атканда, өченче тукландыру – борыч барлыкка килгәндә.
Татлы борычны сыек органик ашламалар: сыер, тавык тизәге белән тукландыру яхшы нәтиҗә бирә.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев