Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Кеше һәм канун

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта редакциягә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Р.Шәйхевәлиев һәм Ч.Зарипов Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуны (автомобильне алкоголь исереклеге хәлендә йөртү) кылуда гаепле дип табылган. Аларның һәрберсенә 45 мең сум күләмендә штраф һәм  18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырмаска чакыра, чөнки алкоголь исереклеге машина йөртүченең юлдагы хәлләрне контрольдә тоту сәләтен нык киметә. Мондый сәфәр фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Фото: татар-информ


Нет комментариев